Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Гимназия №33» Авиастроительного района города Казани
главная о гимназии учительская учащимся родителям
вход на сайт
ГТО Юнармия Бережём здоровье!


Поиск по сайту

Срочные объявления

Гимназия №33 г. Казани → Деятельность гимназии → Медиацентр гимназии

Творческие работы, посвященные 75-летию Победы в ВОВ (11ые классы)

Безнең горурлыгыбыз ул
Минем бабаем - Таҗиев Заһретдин Тажетдин улы 1903 елда, Буа районы Куҗак авылында дөньяга килә. Авылдагы күп кенә егетләр кебек, гаилә кора, балалар үстерү турында хыяллана. Ләкин бу хыяллар җәйге матур иртәдә челпәрәмә килә.
Тыныч кына яшәп ятканда, безнең илебезгә сугыш афәте килә. Бабаемны 1941нче елда 38 яшендә сугышка алалар. Аның сугышчан юлы Мәскәү шәһәреннән башланып китә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, кулына мылтык та тотып карамаган бабам, кулына мылтык алып, дошманнан туган илен сакларга - фашистларга каршы сугышка кузгала. Кешегә түгел, кош-кортка, җанварга да кул күтәрмәгән бабам, сугышның рәхимсезлеген кабул итәргә мәҗбур була. “Син атмасаң, сиңа аталар, башка чараң юк”, - дип авыр сулап искә ала торган була ул. Бабам гомер буе яу кырында ятып калган иптәшләрен искә алып яши. Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Күпме яшь гомерләр өзелә.
Бабаем сугышның канкойгыч җиренә эләгә һәм авыр яралана. Аны, башына пуля тиеп, госпитальга озаталар. Госпитальдә аңа бик озак ятарга туры килә, чөнки баш сөяге чәрдәкләнгән була. Аннары соң аны туган ягына кайтарып жибәрәләр.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул орденнар, медальләр белән бүләкләнә. 1963нче елда 60 яшендә ул вафат була. Дәү әнием бүген дә бабамның вакытсыз үлеме, шушы матур көннәрне күрә алмавы турында өзгәләнеп сөйли.
Еллар үтә, тормышыбыз торган саен матурлана, тик сугыш ветераннарының гына саны кими бара. Безнең дәү әниебез яшәгән, дәү әтиебез сугышка киткән Куҗак авылында алар инде калмаган. Без сугышта батырларча үлеп калган солдатлар, сугыштан яраланып кайтып, сугыш җимерекләрен торгызган бабаларыбыз, бүгенге көндә исән ветераннар алдында түләп бетерә алмаслык бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде. Кешеләр безнең дәү әтиләребез, дәү әниләребез күргән афәтне күрмәсеннәр, тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде!
Зәринә Саттарова, 11 Г


Хәбәрсез югалса да...
Минем әбиемнең бабасының исеме - Бочаров Яков Дмитриевич. Ул Бөек Ватан сугышында катнаша, фашист аккупантларыннан туган илен саклау өчен көрәшкә китә. Сугышка киткәндә, аңарга утыз яшь тирәсе була һәм аның бу вакытта биш баласы була. Бабам бик кыю кеше булган һәм үзенең туган илен, гаиләсен, балаларын бик яраткан, алар сугыш ачысын күрмәсен өчен, аларны саклап, кулына корал алган. Үзе шикелле бик күпләр белән сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Әмма, сугышка китеп өзак та үтми, ул хәбәрсез югала. 1941нче елда аның һәлак булуы турында кара конвертлы хат килә. Мондый хатлар авыл саен, өй саен килсә дә, өйдәгеләр аларны көтүдән, исән булуларына ышанудан туктамый. Безнең бабайның да балалары һәм хатыны аны гомер буе көтә, ул кайтыр, ул исән дип яши, аның исән калуына бик тә өметләнә.
Кызганычка каршы, без аның унышлары турында берни дә белмибез. Әмма минем әбием бүгенге көндә дә күз яшьләре белән бабасын искә ала. Сугыш елларында бик авыр иде дип сөйли ул, чөнки ул вакытта аларны ачлык борчыган. Шундый матур тормыш, тыныч күк йөзе калдырган өчен, мин әбиемнең бабасына бик рәхмәтлемен. Анын турында хәбәр килмәсә дә, без аның белән бик горурланабыз, чөнки ул киләчәкне саклау өчен,үз тормышын биргән, безгә матур аяз күк йөзе бүләк иткән.
Без быел Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгәндә, бабаебызның эзләре буйлап, аны эзләү эше башладык. Кем белә, бәлки аның кайда үлүе, кайда күмелүе турында белә алырбыз. Әбиләрем булмаса да, бәлки безгә аның каберенә чәчәкләр салырга насыйп булыр?! Без моңа бик өметләнәбез. Батырлар хәбәрсез югалырга тиеш түгел!
Илзирә Алиәкбәрова, 11 Г


Минем горурлыгым ул
Быел барлык халкыбыз Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Үткәннәрне барлый, “Үлемсез полк”ка үзләренең сугышта катнашкан бабаларының, әтиләренең фоторәсемнәрен тотып чыгарга әзерләнә. Мин дә үзебезнең гаилә альбомын барладым, сугышта катнашкан бабаларыбыз турында мәгълүмат эзләдем. Ни кызганыч, үземнең батыр бабамның хәрби киемдә рәсемен таба алмадым.Көчле рухлы, күтәренке күңелле, батыр солдат булган ул.
Минем бабам - Камалетдин улы Камали 1911нче елның 5нче сентяберендә Арча районы Кушлавыч авылында туган. 1938нче елгы Япон ,1939нчы елгы Фин сугышларында катнашкан. Бөек Ватан сугышын да ул кулына автомат тотып каршылаган. 1941нче елның 22нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышында пулеметы булып хезмәт иткән. Биш елга якын карлы окопларны да, юеш землянкаларны да татыган ул. Пулеметын кочаклап йоклаган вакытлары да аз булмаган бабамның Ләкин 1944нче елда каты яраланып, озак кына госпитальдә дәваланганнан соң туган ягына кайтарылган. Сугыштагы батырлыклары өчен бабам бик күп медаль һәм орденнар белән бүләкләнгән: “Батырлык өчен - За отвагу” медале, “Сугыштагы батырлыклар өчен - За боевые заслуги” медале, “Бөек Ватан сугышы ордены - Орден отечественной войны” һәм башкалар. Мин бабамның медальләре белән мактанганын белмим, чөнки ул сугыш турында ул бер дә сөйләргә яратмый иде, шуннан чыгып фикер йөртсәң, сугыш чоры бер дә җиңел булмаган.
Сугыштан соң ул тагын 57 ел яши. Матур тыныч тормышны да күрә, тормыш авырлыгын ирләрчә җигелеп тарта. Ветеран буларак хөрмәткә дә лаек була, ләкин сугыш аның күңелендә гомерлеккә үзенең газаплары, авырлыклары, кайгы-хәсрәтләре, югалтулары белән саклана. Сугышта ятып калган туганнарын, дусларын искә алып яши ул. Бабам 2002нче елның 25нче сентяберендә 91 яшендә безнең арадан китте.
Бабам белән мин чын куңелемнән горурланам.Әгәр безнең бабаларыбыз сугышта җиңмәгән булсалар, билгесез, герман кул астында без ничек яшәр идек?! Булыр идекме? Шушы матур көннәрне, бәхетле тормышны күрер идекме? Билгесез... Шуна күрә тыныч тормышыбызның кадерен белик, хәзерге көндә көннән-көн азаеп барган ветераннарның кадерен белик, аларга кадер-хөрмәт күрсәтик! Без бит алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Шуны онытмасак иде!!!
Гадел Гыйләҗев, 11 Э


Әтиемнең бабасы
Мин сезгә үземнең әтиемнең бабасы турында сөйләргә телим. Үз тормышында аңа өч зур сугыш күрергә, өчесендә дә үзенең Туган илен, туган халкын яклап көрәшергә туры килә аңа. Бер кеше тормышында өч зур сугыш. Бу хәтта уйларга да куркыныч.Безнең халкыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә бу аеруча үтемле яңгырый.
Минем әтиемнең бабасы, Абдрахманов Абдулла, 1896нчы елда туган. 1914нче елда беренче бөтендөнья сугышына алынган һәм 1918нче елда гына аннан кайткан. Сугыштан кайткач, 1918нче елда Нәҗметдин кызы Нәсимәгә өйләнгән. 1919нчы елда Гражданнар сугышына алынган. Бабама аннан да исән-сау кайтырга насыйп була. Сугыш башланганчы ул колхозда эшләгән.
1941 нче елның декабрендә бабам сугышка киткән. Алар Казаннан Иваново өлкәсенә кадәр 15 көн барганнар. Башта Мәскәүгә, аннан соң Сталинградка күчерелгәннәр. Анда бик таркау вакыт булган, бабам яралган. Пуля уч төбен җәрәхәтләп үткән. Аз гына госпитальдә яткач, 1943 нче елда ул яңадан сугышка киткән. Ленинград боҗрасын өзүдә катнашкан, бабамның тагын башы яралган. 1943нче елнынң 14 январенда каты яраланган һәм 17 январенда үлгән. Үлгән хәбәре 1943нче елның мартында килгән.
Зөһрә Хисмәтуллина, 11 Э
Просмотров страницы: 491