Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №33» Авиастроительного района города Казани |
главная | о гимназии | учительская | учащимся | родителям | |
Поиск по сайтуСрочные объявления |
Гимназия №33 г. Казани → Деятельность гимназии → Медиацентр гимназииТворческие работы, посвященные 75-летию Победы в ВОВ (10ые классы)Бөек Ватан сугышын онытырга хакыбыз юкБөек Ватан сугышы. Бу сүзләр һәркемгә таныш. Һәркем безнең илдә сугыш нинди авырлыклар китергәнен белә. 22 нче июнь иртәсе. Бөтен кеше тыныч кына йоклап ятканда, илебезгә фашистлар бәреп керделәр. Минемчә, фашизм бик начар һәм куркыныч нәрсә. Мондый кешеләр беркемне дә аямыйлар.Сугыш һәр кешенең гаиләсенә кагылган. Кемнеңдер әтисе, бабасы, яки әбисе дә алынган бу сугышка. Ә минем бабакайның әтисе сугышка киткән. Ул беренче көннәрдән үк илен якларга фронтка алынган. Минем бабакаема ул чагында 4 яшь кенә булып калган. Ул күп нәрсәне әле аңламаган да. Бабакай сугыштан кире әйләнеп кайтмаган. Аның үлгәне турында әнисе балаларына әйтмәгән дә. Ә бабакай аны эзләп йөргән, сугыштан кайткан кешеләрдән сораган. Ә инде әнисе сөйләгәннән соң , аңа бик авыр булган.Бу хисне ул сүзләр белән тасвирлый да алмый. Әлеге сугыш турында минем фикерем шундый: сугыштан начар берни дә була алмый, ләкин ул кешеләрне чыныктырган, аларны берләштергән, тагын да көчлеләндергән. Шуңа күрәдер, ул чор кешеләре тормышның кадерен безгә караганда яхшырак аңлыйлар. Сугышта катнашкан язучы –шагыйрьләребездән мин Муса Җәлилне, Фатих Кәримне, Абдулла Алишны беләм. Алар чын батырларча һәлак булганнар. Шулай ук сугыш турында фильмнар да карарга яратам. Анда сугыш чоры кешеләренә нинди авырлыклар аша чыгарга туры килгәне күрсәтелә. Шундыйларның берсе “Битва за Севастополь” фильмы. Ул сугышның чын йөзен күрсәтә. Сугышта җиңү өчен тагын үзләреннән зур өлеш кертүчеләр – тылдагылар. Алар кием-салым теккәннәр, корал , ризык әзерләгәннәр. Үзләрен кызганмыйча, көнне-төнгә ялган, җиңү өчен бөтен көчләрен куйганнар. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: хәзер без бик рәхәттә яшибез.Бөтен нәрсәбез бар: тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Болар өчен без үзебезнең әби-бабаларыбызга рәхмәтле булырга тиеш. Әнисә Вәлиуллина, 10 Н Ветеран бабама хат Без, XXI гасыр башында туган балалар, сугыш турында китаплардан, фильмнардан, кешеләр сөйләгәннән генә беләбез. Сугыш китергән афәтләрне, газапларны, борчуларны һәм хәсрәтләрне шул чорда яшәгән, эшләгән, сугышта катнашкан кешеләрдән дә тирәнрәк аңлаучы юктыр. Сугыш хәсрәте кагылмаган гаилә бармы икән... Миллионлаган кешеләрнең гомерләрен өзгән, бала чаксыз калдырган, тигез гаиләдә яшәүләрен урлаган бу куркыныч еллар. Күпме күз яше түгелгән... Бу кадәр югалтулар нигә кирәк булды икән?... Мондый борчу-хәсрәтләрнең, күз яшьләренең сәбәбе - фашизм. Бу хәл аерым кешеләрнең дөньяны яулап алу белән бәйле эгоистик теләге аркасында барлыкка килгән дип уйлыйм. Бу авыр уйлар белән мин үзебезнең гаиләдә сугышта катнашкан туганнарымны искә алам. Минем ветеран бабам! Салкын окопларда, ачлы-туклы, тән җәрәхәтләре барәбәренә яуланган тынычлык бит бу. Мул тормышта яшәвебез өчен без синең алда бурычлы. Сугыштан исән кайтсаң да, вафат булганчы сугыш дәһшәтен хәтереңдә йөрткәнсең. Сугышта алган җан һәм тән яраларың төзәлмәгән. Синең һәм ватаныбызны саклауда көчләрен һәм гомерләрен биргән һәрберегезгә дога кылабыз. Илебез тарихында булып узган Ватан сугышы вакыйгаларын киләчәк буыннарга җиткерү өчен язучылар, шагыйрьләр үз әсәрләрендә төрле образлар тудырган, истәлекләрне теркәп калдырган. Мәсәлән, Әмирхан Еникиның “Кем җырлады” хикәясе, Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсере, Гомәр Бәшировның “Сиваш күпере” повестенда сугыш мизгелләре күңелгә үтәрлек итеп тасвирланган. Башка бик күп авторларның әсәрләрен укып, сугыш һәм тыл вакыйгаларының тирәнлеген аңлыйбыз. Миллионлаган кеше гомере белән бәяләнә торган җиңүнең кыйммәтлеген онытмыйк! Күкләребез аяз, дөньябыз имин булсын! Дилбәр Саттарова, 10 Г Сугыш кайтавазы Бөек Ватан сугышының тынганына да җитмеш биш ел вакыт үтте. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма жимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар, яраланган солдатлар килеп баса. Япь-яшь егетләр , кызлар ,туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан була. Без ел саен 9нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз.Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Камилә ХӘМИДУЛЛИНА, 10 Э
Просмотров страницы: 598
|