Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Гимназия №33» Авиастроительного района города Казани
главная о гимназии учительская учащимся родителям
вход на сайт
ГТО Юнармия Бережём здоровье!


Поиск по сайту

Срочные объявления

Гимназия №33 г. Казани → Деятельность гимназии → Медиацентр гимназии

Творческие работы, посвященные 75-летию Победы в ВОВ (9ые и 7ые классы)

Бөек Ватан сугышы – халык фаҗигасе
Сугыш... Иң куркыныч сүзләрнең берседер бу, мөгаен. Икенче бөтендөнья сугышы кагылмаган, шул афәт ишеген какмаган бер генә гаилә дә юктыр. Миллионлаган кешеләрнең бала чагын, яшьлеген урлаган,күпме сабыйны ятим иткән, тигез гаиләдә яшәүдән мәхрүм калдырган кара еллар...
Татарстаннан да 700 меңнән артык кеше яу кырына киткән. Шуларның әр икесенең берсе ятып калган. Бик зур авырлыклар белән бирелгән ул Җиңү безгә.Зур сынаулар, күп югалтулар, авыр юллар аша.
Без, хәзерге буын яшьләре, чын ветераннарны үз күзләребез белән күреп тә белмибез инде. Әбиләребез, бабайларыбыз, әти-әниләребез сөйләве буенча гына беләбез. Инде ветераннар бик аз калган. Шулай булса да, без аларны онытырга тиеш түгел, хакыбыз юк. Бүгенге аяз күгебез, матур яшәвебез белән без аларга бурычлы.
Минем әниемнең бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Кызганыч, мин ул бабамны күреп белмим. Әбием, әнием сөйләгәннәрдән, орден-медаль тагып төшкән фотоларыннан гына аның батырлыклары турында беләм.
18 яше тулуга, 1942нче елның җәендә, бабабыз сугышка алына. Ярославль шәһәре янында көрәшә. Ике тапкыр яралана. Беренче тапкыр кулы яралангач, госпитальдә дәвалана һәм кабат сугышка керә. Икенче тапкыр фашист пулясы аның аяк балтырын тишеп чыга. Җәрәхәт бик куркыныч була, сөяге чәрдәкләнә, озак төзәлә. Өч ай госпитальдә ятканнан соң, демобилизацияләнә һәм туган ягыбызга әйләнеп кайта.
Йосыфҗан бабам үзен кыю, курку белмәс батыр сугышчы итеп күрсәтә. Батырлыклары өчен күп медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң авылда комбайнда эшли. Намус белән хезмәт иткәнгә күрә, “Хезмәт ветераны” медале белән дә бүләкләнә.
Икенчесе, әтиемнең бабасы, хатынын, дүрт баласын калдырып, беренче көннәрдән үк сугышка керә. Әбием, иң кечесе, бары тик ике айлык булып кала. Шул китүдән Емельян бабабыз бүтән әйләнеп кайтмый. Фронттан аның фотосы белән бары тик бер генә хаты килә. Ул анда сугышчан дусты белән төшкән була. Әбиебезгә үз әтисеннән бердәнбер истәлек – шул фото гына сакланып калган.
Тылдагыларга да җиңел булмаган. Ачлы-туклы яшәгәннәр. Хатын-кызлар, балалар, олы яшьтәге сугышка алынмаган ирләр зур хезмәт куеп, фронт өчен, җиңү өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Алар да зур хөрмәткә лаек.
Сугыш... Яратмыйм мин бу сүзне! Җирдә беркайчан да сугышлар булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен. Күз яшьләре түгелмәсен, балалар тигез гаиләдә тәрбияләнсен!
Динара Петрова, 9 Л


Рахимҗан бабам

Сугыш туплары тынганга 75 ел вакыт узды. Ләкин һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы, аның ачы югалтулары турында сүз тынмый һәм бу сугышта булган туганнарны искә төшереп яшиләр.
Безнең гаиләдә дә бик еш искә алына торган исем - минем Рәхимҗан бабаем турында сөйлисем килә. Хайруллов Рахимҗан Нурулла улы 1926нчы елда Татарстан республикасы, Иске Шайморза авылында туа.
Яшь чагында авылда иптәшләре белән уйнап, елгада су коенып үсә ул. Сугыш башланган елларда ул колхозда фермада, җәйләрен авыл басуларында эшли. 1941нче елда аның иптәшләрен сугышка алып китәләр. Рахимҗан бабам аларны сагынып көтә!
1942нче елда бабай үзе Будёновск РВКга барып, миңа унсигез яшь дип, алдап, сугышка китә. Бу вакытта аңа 16 яшь кенә була әле. Рахимҗан бабай Кызыл армиянең 19нчы гвардия укчы дивизиясендә хезмәт итә. Шул ротада ул иң кечкенә солдат була.
Бер көнне аларның ротасы белән ерак батальон арасындагы бәйләнешләре өзелә. Рахимҗан бабайны шунда бәйләнеш линиясен тоташтырырга җибәрәләр. Рахимҗан бабай линия буйлап чаба, артыннан пулялар сызгырып оча. Ул линияне тоташтырып хәрби бурычын үтәп, ротага кире кайта.
1944 елда Дубово авылы янында сугышканда кулына бомба кыйпылчыгы эләгә һәм ул йөрәге янына барып җитә, шуңа да карамастан ул исән кала, бабайны сугышырга яраксыз дип туган ягына кайтарып җибәрәләр.
Рахимҗан бабама Бөек Ватан сугышында көрәшкән өчен күп орденнар биргәннәр, ул аларны гомеренең соңгы көннәренә кадәр кадерләп саклый.
Без еш кына бабамның орден һәм медальләрен, аның хатларын алып карыйбыз, кадерләп саклыйбыз. Мин үземнең бабам белән бик горурланам!
Бабамнар һәм әбиләребез безнең бәхетле киләчәгебез өчен Бөек Ватан сугышында көрәшкәннәр, гомерләрен дә кызганмаганнар, безгә Җиңү бүләк иткәннәр. Без аларның кадерен белергә һәм беркайчан да алар батырлыгын онытмаска тиешбез дип уйлыйм.
Алинә Гыйниатуллина, 7 А

Күңелдә сакланган хәтирәләр
Бөек Ватан сугышы тәмамланга 75 ел үтсә дә, анын хатирәләре күңелләрдә тирән эз калдыра. Сугыш еллары афәте безнен гаиләне дә читләтеп үтми.
Минем бабаем Шәрифҗанов Габрахман Шәрипҗан улы 1909нчы елда Буа районы Әхмәт авылында дөньяга килә. Армия сафларында хезмәт итә, колхозда эшли, гаилә кора, әти була. Шулай матур гына яшәп ятканда,сугыш дигән афәт чыга.
Бабаем 1941нче елда 32 яшендә сугышка китә. Кулына мылтык тотып, сугышның алгы сызыгында көрәшә ул. Окоп казу, пулемет тарту, чигенү, алга бару – барысын да татый. 1942нче елның ахырында ул Симферопль, Керч якларында яраланып госпитальгә эләгә. 1943нче елның башында туган ягына кайтарыла һәм 1943нче ел ахырында яңадан сугышка китә.
Белоруссия өчен сугышларда ул әсирлеккә эләгә. Аларны атлар утарына кертеп ябалар. Бик күп кеше катып үлә, чөнки бу кыш көне була. Әсирләрне атарга алып барганда, безнең гаскәрләр килеп житә һәм аларны коткаралар. Габрахман бабай госпитальдә ята, аннары соң туган якларына әйләнеп кайта.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бабаем орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң бабаем авылны торгызуда катнаша, балаларын тәрбияләп үстерә. Ул гомер буе балта остасы булып эшли. 1959нчы елның октябрь аенда бакыйлыкка күчә.
Сугыш еллары ерагая барса да, кешеләр күнелендә сугыш салган җәрәхәтләр әле дә төзәлми. Ә Җиңү бәйрәмен сугышта катнашучылар шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Кызганыч, алар көннән-көн кими бара. Сугышны без белмибез, күрмәдек, ләкин аның кабатлануын беркем дә теләми. Без – тыныч тормыш балалары, киләчәгебез дә тыныч булсын иде.
Илзирә Саттарова, 7 А
Просмотров страницы: 498