Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Гимназия №33» Авиастроительного района города Казани
главная о гимназии учительская учащимся родителям
вход на сайт
ГТО Юнармия Бережём здоровье!


Поиск по сайту

Срочные объявления

Гимназия №33 г. Казани → Деятельность гимназии → Медиацентр гимназии

Творческие работы, посвященные 75-летию Победы в ВОВ (5ые классы)

Яшүсмер генә булса да...
Бөек Ватан сугышының тынганына 75 ел вакыт узган инде. Әмма олы яшьтәге кешеләр өчен ул әле дә куркыныч, канкойгыч чор булып искә төшә. Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез зур кайгы-хәсрәт, әче яшь китергән. Күпме балалар ятим, хатыннар тол калган. Яшь егетләр, кызлар, абыйлар туган җирләрен саклау өчен фронтка киткәннәр.
Тылда калганнар өстенә дә авыр йөк төшкән. Игенне дә игәргә, сугышка да җылы киемнәр әзерләп җибәрергә, салымнар да түләргә кирәк булган. Әле балачак чорыннан чыкмаган яшүсмерләр колхоз эшенә җигелгән, урман кисергә җибәрелгән.
Минем карт дәү әтием Фәтхуллин Шәйнур Зиннур улы сугыш башланганда унбер яшьлек үсмер булган. Ул да колхоз эшенә керешкән. Яшүсмерләр олылар белән беррәттән ат урынына сыер җигеп, көнне төнгә ялгап, тир түгеп үстергән уңышны җыеп, фронтка җибәргәннәр, җиңүне якынайтуга лаеклы өлеш керткәннәр.
Нинди зур югалтулар китергән бу явыз дошман. Яу кырларында меңләгән кеше ятып калган. Ачлыктан да тилмереп үлүчеләр күп булган.
Бердәм халык тырышлыгы юкка китмәгән - Җиңү килә!
Хәзерге вакытта, үз күзләре белән күреп, сугышның ачысын-төчесен татыган ветераннарыбыз елдан-ел кимеп бара. Аларга игътибарлы булсак иде, тыныч тормышыбыз өчен рәхмәтне ешрак әйтсәк иде.
Әминә Сибгатуллина, 5 А

Сугышта булган бабаем
1943нче елны «Сезнең ирегез Муллагали Әхмәтгалиев хәбәрсез югалды»,- дигән хәбәр ала Гөлҗамал апа (бабаемның әнисе). 6 яшьлек малайның (бабаемның) башына барып җитми әле бу хәбәр, ләкин бу сүзләрнең бик шомлы, начар булуын аңлый ул.
Ел артыннан ел уза. Сугыш та тәмамлана. Ләкин Илсур бабамның 69 ел буе бер минут та исенннән чыкмый бу сүзләр: хәбәрсез югалган... Эзләнүләр тиешле нәтиҗә бирми, өметләр акланмый. Дәү бабаем хәбәрсез югалганнар исемлегендә кала бирә. Бабаемның балаларын да борчый бу сүз.
1941нче ел, 22нче июнь. Немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керәләр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башлыйлар. Совет Армиясе, бөтен совет халкы дошманга каршы күтәрелә.
Җәйге матур иртә иде,
Синдәй шаян бала идем.
Килде коточкыч шомлы хәбәр -
Башлады бит сугыш, немец, каһәр…
Сөйли бабай, сөйли ничәнче кат,
Хатирәләр яңаралар язын кабат.
Сагышлардан сыкрый нәни йөрәк,
Егет булсаң, еламаска кирәк.
Еламаган, чыдам булган алар…
Сугыш күмгән таптый-таптый балачакны,
Ятим иткән күпме сабыйлары,
Тол калдырган япь-яшь апаларны…
Сугышка безнең Ашытбаш авылыннан 233 ир-егетләребез китә, шуларның 88 генә кире әйләнеп кайта. Күбесе хәбәрсез югала. Хәбәрсез югалучылар исемлегендә минем бабамның әтисе - дәү бабаем исеме дә бар.
Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улы сугышка 1941 елда ук алына. Сугышка киткәндә аңа 33 яшь була. Авылның типсә тимер өзәрдәй ир-егетләрен, ат җигеп, Арча станциясенә озата баралар. Әтисе, аркасына юл капчыгы салып, арбага менеп утыргач, 4 яшьлек бала нидер сизенгәндәй бик нык елап, әтисе кочагына ташлана. Әтисе аны юатырдай сүзләр эзли: «Улым, елама, мин озак тормыйм, кайтканда сиңа бүләккә пәке алып кайтырмын...»
Малай көн саен әтисен көтә. Сугыш беткәч тә көтә. 71 ел буе көтә.
Менә инде ул вакытлардан соң күп еллар үткән. Тик бабаемның хатирәләре гел яңарып тора. Җиңү көне якынлашкан саен хәбәрсез югалган әтисенең язмышы йөрәкне катырак тырный.
Утырып киңәшләшкәч, эзләнү эшләрен төрле юнәлешләрдә башлап җибәрәләр алар. Хәзерге заманда моңа мөмкинлекләр күп. Архивлар да күтәрелә, «Хәтер китабы»ннан да эзләү эше бара, ОБД «Мемориал» сайты белән дә элемтәгә керелә.
Эзләнүләр, тикшерүләр бушка узмый. Минем дәү бабам - Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улының Ржев шәһәрендә туганнар каберлегенә күмелгән булуын ачыклана. Ләкин бу мәгълүматны тулысынча раслау өчен Ржев шәһәренә бару кирәк була .
2012нче елның 29нчы июнендә бабаем үзенең уллары белән Ржевны Смоленск зиратында туганнар каберлегендә була.
«Әти, әтием! Ниһаять, мин сине эзләп таптым! Яу кырында һәлак булып, туганнар каберлегендә 71 ел «хәбәрсез югалган» булып ятасың. Әти бәгърем! Бу – мин, синең улың Илсур! Нәни улың Илсур!...» Бу сүзләрне әйткәндә битләре буйлап аккан күз яшьләрен күреп, кемнең генә күзе яшьләнмәде икән?
«Җан өшетердәй сугышны хәтерләтеп, тыныч томышның кадерен белергә чакырып, шәһәрнең һәр почмагында һәйкәлләр, обелисклар, мемориаллар тора. Һәм һәркайда бик күп тере чәчәкләр. Биредә рус, немец, казах зиратлары бар. Һәр җирдә тәртип, чисталык. Бу тәртипне саклауда мәктәп укучылары да актив катнашалар икән.
Хәрби комиссариатка кереп сөйләшкәч, алар кичекмәстән, шәһәр хакимияте белән элемтәгә керделәр. Хакимият башлыгы урынбасары бик җылы каршы алды. Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улының учет карточкасын алып чыкты, документлар белән таныштырды. Чыннан да, бабаебыз Смоленск зиратында күмелгән. Моңа хәзер инде һичбер шөбһә дә юк. Дулкынланган әтинең аркасыннан сөеп, хәлләрен сорашты. Һәм шушы бинада ук урнашкан хәрби музей белән танышырга чакырды»,- дип хатирәләре белән уртаклашты дәү әтием.
Сугышның коточкыч еллары, кайтаваз булып, күз алдына килеп басты. Гади авыл егете , сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китеп, иң көчле сугыш барган җирләрнең берсенә-үлем авызына ыргыла. Гаиләсен, балаларын, туган җирен, Ватанын саклау өчен гомерен дә жәлләми ул. Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улы зур батырлыклар белән тарихта калмаган. Ләкин шушы адым үзе үк зур батырлык түгелмени?! Ә бит мондый егетләр-кызлармеңләгән, миллионлаган булган! Туган илләрен, туган җирләрен сөюләрен-чын ватанпәрвәрләр булуларын исбатлап, үлем авызына ыргылганнар...
«Ржев шәһәрендә сугыш хәрабәләре әле дә бар. Алар снаряд, пулялар белән тишкәләнеп беткән. Каберлектән ерак түгел җимерелгән, тәрәзәләре ватык, кирпечләре ишелгән чиркәү бирегә килгән кешеләрне кисәтеп торган кебек: «Кешеләр! Уяу булыгыз! Җир йөзендә сугыштан да коточкыч әйбер юк!»
Шәһәрдә әле дә казу, тикшеренү эшләре дәвам итә. Узган атнада 500 хәбәрсез югалган солдатларны җирләү булган. Тагын бер туганнар кабере арткан. Кара балчык өсте кып-кызыл чәчәкләр белән түшәлгән. Сугыш тәмамлануга дистә еллар узса да, кайта хәбәрсез югалганнар, кайта. Солдатлар хәбәрсез югалмаган, ә батырларча һәлак булганнар», - дип, әле дә дулкынланып, горурланып хатирәләре белән уртаклаша бабаем Илсур.
Ләкин бер үк вакытта әле ачыкланмаган исемнәр кала. Шуңа да эзләнү эшләре дәвам итә. Чыннан да, фронтта һәлак булучылар санын исәпли башлагач, җиңүнең никадәр үлем исәбенә алынганын уйлый башлыйсың. Тарихыбызда эзләнәсе, өйрәнәсе серләр күп әле. Моннан 79 ел элек башланган Бөек Ватан сугышының кара тапларын ачыклау өчен дә күпме вакыт кирәк булачагын әйтүе кыен. Ә үлем үзәнлекләрендә, сазлыкларда, урманнарда калган солдатлар һаман да туган илләренә «кайта» алмыйлар әле.
Ржев каласыннан кайтыр юлга кузгалыр алдыннан, бабамның кулына бер төргәк китерәләр. Бабаем, гаҗәпләнеп, төргәкне ача. Ә анда нәни пәке... «Әти, бабай сиңа дигән пәкене монда калдырган икән...»
Улларының бу сүзләреннән соң, бабаем ирексездән елап җибәрә: «Әтием дә, пәкем дә булды бит! Рәхмәт ,улларым, мең рәхмәт сезгә!..»
… Укый бабай изге догалары,
Искә ала шаһит киткән батырларны…
Тик булмасын башка сугышлары,
Тыныч ямьле булсын Җир шары!!!
Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – дөньяда тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Алинә Әхмәтгалиева, 5 А
Просмотров страницы: 505