Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Гимназия №33» Авиастроительного района города Казани
главная о гимназии учительская учащимся родителям
вход на сайт
ГТО Юнармия Бережём здоровье!


Поиск по сайту

Срочные объявления

Гимназия №33 г. Казани → Деятельность гимназии → Медиацентр гимназии

Творческие работы учителей, посвященные 75-летию Победы в ВОВ

Бабам Әхмәтшин Габделхай турында истәлекләр
Бабам Әхмәтшин Габделхайның вафатына өч ел тулды. Искә төшереп карарга бабамның фотолары, орден-медальләре, авылыбызның ул йөргән тау битләре, аның бик күп тырышлыгы белән эшләнгән мәчет, коймаларының төзеклеге, мәйданының чисталыгы өчен җан атып йөргән зират калды. Әбием үлгәндә бабам сигезенче дистәсен ваклаган карт иде. “Пар канатлар булып яшәгән парлар бер-берсеннән калып озак яшәмиләр”, - дисәләр дә, өйдә ялгыз булмаганга, без – оныклар белән юанып, сөйләшергә ярата торган, ачык йөзле әти-әни булгангадыр, бабай, әбидән калып, 16 ел яшәде. Шул еллар дәвамында бик озак авылыбызның мулласы булып торды.
Бабам үлгәч, аның кәгазьләре арасыннан озынчалап урталай бөкләнгән ике тулы дәфтәр чыкты. Бу дәфтәрдә, җыелган садакага мәчет төзелешенә төзү материаллары,эшчеләргә бирелгән әз-мәз акчаларга кадәр данәләп, тиенләп теркәлгән иде.
Янып, көеп йөрде ул бу төзелеш өчен. Гомеренең актык сулышына кадәр бабам мәчет төзелешендә армый-талмый хезмәт иткән. Балаларча самими, беркатлы иде. Мәчеткә манара куйгач та микрофоны юк иде. Бабай әйтә: “Кызым, әйдә су буенда кычкырып азан әйтәм, син тауга менә-менә тыңла. Мин кычкырып азан әйткән кая кадәр ишетелә, шунда кадәр йөгер”, - ди.
Бабамның тавышы көр иде. Байтак йөгердем, тау өстендә дә бабам тавышы ишетелеп тора иде. Йөгереп су буена бабам янына төштем. Икебез дә кып-кызыл булып янып чыккан идек. Ә купмедер вакыттан манарага микрофон куйдылар. Аны куйганны белмичә: “Бүген кычкырып күрсәттең, бабай, азан тавышы мәктәптә дә укыган кебек ишетелде”,- дип, кайтып кереп, өйдәгеләрне көлдергән идем.
Җәй көне зират тирәсен ныгытуны, су буендагы ярга матур итеп басма салуны бабам үзенең көндәлек вазифасы кебек үти иде.
Батыр булган минем бабам. Матур да булган. Шуның өстенә гармунчы да, җырчы да. Машина кабинасы өстенә басып гармунда уйнап, җырлап, биегәнен күрше авыл әбиләре искә төшереп сөйләгәнен ишеткәнем булды.
Менә минем кулымда бабамның сугыштан әбием Тәскирәгә җибәргән фотосурәте. Солдат киемендә. Биленә таянып төшкән. Сурәт артындагы язуны укыгач, ирексездән елмаеп куйдым. Русчалатып әзрәк бабама хас шаяртып: “На память любимой жене Таскире от мужа Габдулхая в счастливые дни войны, в городе Берлин, 1945 год”, - дип язган. Җиңү көннәре.
Менә икенчесе. Монысында сугыштагы иптәшләре белән. Күрәсең, бу фото командирда булгандыр, чөнки аның артында: “Тебе мой преданный, боевой шофер, сын нашей Родины - Ахметшин Абдулхай - знак нашей совместной боевой жизни. Гвардии подполковник Каревский”, - дип язылган.
Бабам подполковник Каревский турында еш сөйли иде. Сугыштан соң аны бер күрү теләге бик зур булганга, ул аны “Кызыл эзтабарлар” оешмасы аша эзләп тапкан. Ләкин бу вакыт инде подполковник Каревский исән булмаган. Ул Минск шәһәрендә җирләнгән. Бабама аның гаиләсеннән 1985нче елда бик җылы эчтәлекле хат килгән. Бу хат безнең гаиләдә озак сакланды. Анда подполковникның сугыш утыннан исән-имин алып чыккан шоферын, татар егете Әхмәтшин Гаделхәйне еш искә төшерүе һәм хөрмәт белән искә алуы турында язылган иде.
Фотосурәтләрне карагач, бабамның яшьлегенә кайттым. Алар да бит безнең кебек яшь, матур булганнар. Сөйгәннәр, сөелгәннәр. Илне саклаганнар. Безнең өчен, балалары, оныклары өчен. Ә без... Безнең буын моны чын йөрәге белән аңлыймы соң? Юк шул, минем үз күзләрен белән түрә тарафыннан рәнҗетелгән бер сугыш һәм хезмәт ветеранын күргәнем булды. Үләренә санаулы көннәр генә калганда да ул хезмәтен мыскыл иткән түрәгә рәнҗеде. Аның сугыш сөреме дә каралта алмаган зәңгәр күзләрендә мөлдерәмә тулы яшь иде. Без - хәзерге буын вәкилләренең күпчелеге, бай яшәргә телибез.
“Тала һәм бай бул” принцибы белән бабаларыбыз төзегәнне таркатып талаучыларны минем бабам да күрде. Башка бик күпләр кебек рәнҗеде. Андыйлар турында: “Гуҗ булган аларга, гуҗ булган!” - дияр иде. Бу сүзләренә бар җан әчесен, рәнҗүен салып әйтә торган иде.
Минем әни медицина хезмәткәре. Үзе авырса да ярдәм сорап килүчеләргә һәрвакыт ачык йөзле ул. Бер көнне әнием янына олылардан зарланып,йөрәген тотып, бер килен килде. Әнием аны озаклап тыңлагач, балай диде: “Аңларга тырыш син картларны. Аңласаң, үзенә җиңел була.Түзәргә кирәк. Күп гомерләре калмаган инде картларның. Мәңгелеккә күчкән бер генә кешене дә кире кайтарып булмый”.
Бу сүзләрне мин бөтен кешегә әйтәсем килә. Аңларга тырышыйк без аларны - олы булганнары хакына, үзләре, хезмәтләре хакына хөрмәт итик. Ә җир астыннан, җырдагыча- “юллар юк”. Бабам үлгәнгә өч ел булды. Быелгы Җиңү бәйрәмнәре дә бабамнан башка үтә. Шкаф өстендәге бабамның “Вараксин” гармуны да хуҗасы аны кулына алып “Баламышкин”ны уйнавын көтә кебек. Тау битләре дә бабамны сагынып, ятимләнеп ята кебек. Бабам булмагач әти дә, әни дә, без оныклары, балалары – барыбыз да ятим. Сагынабыз сине, бабай!
Резидә Мәсхүт кызы Романова, туган тел укытучысы


Йолдызлы капка
Авылда безнең зур капка бар иде. Абыем аны күп еллар элек яңага алмаштырды. Әйтәсе килгән сүзем капка түгел, андагы йолдыз турында. Йолдызлы капкалар безнең авылда бик күп иде. Кызганычка, ул капкалар инде яңага алмаштырылып беттеләр. Алар – безнең авылдан Бөек Ватан сугышында катнашканнарның истәлеге. Әби-бабайлар өчен генә түгел, безнең өчен дә бик кирәкле йолдызлар булган бит бу! Бер-ике, хәтта өчәр йолдызлы капкалар да бар иде. 9нчы Май бәйрәме җиткәндә алар тагын да ныграк балкый кебек иде. Сугыш кырында үлеп калган бабайларның җаны, исән кайтканнарның истәлеге шул ул.
Безнең капкадагы йолдыз – әтиемнең әтисе истәлегенә куелган. Бабам – Шәвәлиев Гани Шәвәли улы 1941нче елда сугышка алынып, 1942нче елның 1нче гыйнварында хәбәрсез югалган.
Бүгенге якты тормышыбыз өчен без әби-бабайларыбызга бурычлы. Күкләребез һәрвакыт тыныч, илләребез имин булсын!
Рәсүлә Габделвәли кызы Шакирова, туган тел укытучысы
Просмотров страницы: 574